Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Яшь пар газ белән агуланып хастаханәгә эләккән

Инспекция хәлнең сәбәпләрен ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте үз бурычларын үтәвен тикшерә.

Казанда Космонавтлар урамы, 23 йортта газ җиһазлары белән бәйле хәл булган. 27 яшьлек ир-ат һәм хатын-кыз хәлсезләнеп, 7нче ГКБга китерелгән. Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Бу хакта «Ватаным Татарстан» яза.

Татарстанның Торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фатирда газ плитәсен һәм су җылыткыч колонкасын техник карау 19 августта үткәрелгән. Хәзерге вакытта фатирны газ белән тәэмин итү сүндерелгән.

Инспекция хәлнең сәбәпләрен ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте үз бурычларын үтәвен тикшерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев