Яшүсмер буада батып үлгән
Хәвеф-хәтәр

Яшүсмер буада батып үлгән

Тикшерү оештырылган, аның барышын район прокуратурасы контрольдә тота

Тукай районының «Луч» бакчачылык ширкәте янындагы буада 15 яшьлек үсмер батып үлгән, дип яза Татар-информ.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Фаҗига урынына Татарстанның Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килгән.

Тикшерү оештырылган, аның барышын район прокуратурасы контрольдә тота.


Нет комментариев