Яшүсмер полиция хезмәткәрен бәрдергән
Зыян күргән хокук сакчысы хастаханәгә озатылган, ә яшүсмер тоткарланган
Россия Тикшерү комитеты Рәисе Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе В. А. Липскийга 16 яшьлек Казан егетенә карата кузгатылган җинаять эше буенча тикшерү барышы турында доклад тапшырырга кушкан.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2026 елның 14 июле иртәсендә яшүсмер питбайк белән юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең туктарга дигән таләбенә буйсынмаган.
Качарга маташканда ул полиция хезмәткәрен бәрдергән. Зыян күргән хокук сакчысы хастаханәгә озатылган, ә яшүсмер тоткарланган.
Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган диелә хәбәрдә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев