Ике атна йөткерүдән интеккән кыз бала чираттагы өянәге вакытында тончыгып үлгән
Хәвеф-хәтәр

Ике атна йөткерүдән интеккән кыз бала чираттагы өянәге вакытында тончыгып үлгән

Мәскәү өлкәсендә 3 нче сыйныф укучысы 2 атна дәвамында туктаусыз йөткергәннән соң үлгән

10 яшьлек Рита (исеме үзгәртелгән) 3 мартта тамагы авырту һәм йөткерүдән зарлана башлый. Аның әнисе кызны мәктәпкә җибәрми, чөнки тагын 3 баласы да авырый.

Рита сәламәтләнми, табиблар аны ОРВИ диагнозы белән «больничный»га җибәрәләр, ләкин хәлләре начарая. Ялларда әнисе аны дәү әнисенә дәваланырга җибәрә, ләкин кызның йөткерүе кимеми.

Ахырда, тыны кысыла башлагач, «ашыгыч ярдәм» чакырталар, ләкин табиблар килгәнче Рита тончыгып үлә.

Чыганак: https://t.me/shot_shot/78561

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев