Ике бала үлгән, икесе хастаханәдә: Балалар сөрем газы белән агуланган
Хәвеф-хәтәр

Ике бала үлгән, икесе хастаханәдә: Балалар сөрем газы белән агуланган

2011 елгы 2 балигъ булмаган бала хастаханәгә озатылган

Пермьдә Охотников урамындагы йортта урнашкан фатирда балигъ булмаган яшьтәге балалар үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган. Фатирда аңсыз хәлдә 4 бала табылган. Бу хакта vesti.ru хәбәр итә.

 

Чакыру буенча килгән «ашыгыч ярдәм» табиблары 2007 һәм 2010 елгы 2 балигъ булмаган баланың үлемен теркәгән.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, алар сөрем газы белән агуланып үлгән», – дип хәбәр итәләр төбәктәге Тикшерү комитетында.

2011 елгы 2 балигъ булмаган бала хастаханәгә озатылган, дип яза Интертат.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев