Ике балалы гаилә фатирда газ белән проблемалар булу аркасында хастаханәгә эләккән
Һәр фатирны тикшергәннән соң гына фатирларга яңадан газ тоташтыру мөмкин булачак
Дүшәмбегә каршы төндә Казанда дүрт кешелек гаилә фатирда газ белән проблемалар булу аркасында хастаханәгә эләккән. Ир-ат М.Н.Садыйков исемендәге 7нче номерлы дәүләт клиник хастаханәсенә, ә ике бала белән әни кеше Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Аларның хәле тотрыклы, дип яза Татар-информ.
Бу очрактан соң Казандагы Даурия урамындагы йортта биш фатирны газ белән тәэмин итүне туктатканнар. Һәр фатирны тикшергәннән соң гына фатирларга яңадан газ тоташтыру мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә.
Элегрәк Шамил Усманов урамындагы 17нче йортта да шундый очрак булды. Анда ун фатирда газ сүндерелгән. Барлык очракларда да һава циркуляциясе бозылу сәбәп булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев