Ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган
Хәвеф-хәтәр

Ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган

Хәзер инспекция гадәттән тыш хәл чыгу сәбәпләрен ачыклый

Казанның Космонавтлар урамында ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аларның икесенә дә 27 яшь. Аларны 7 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә салганнар, дип яза Татар-информ.

Газ плитәсенә һәм су җылыту колонкасына техник хезмәт күрсәтү 19 августта үткәрелгән, дип билгеләп үтелә. Зыян күрүчеләрнең фатиры газ белән тәэмин итүдән өзелгән.

Хәзер инспекция гадәттән тыш хәл чыгу сәбәпләрен ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев