Хәвеф-хәтәр

Казанда чит ил машинасы йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер кызны бәрдергән

Зыян күрүчене «Ашыгыч медицина ярдәме» автомобилендә ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр

Казанның 8 Март урамында Nissan автомобиле йөртүчесе, якынча, уңга борылганда юл бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүендә 28 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Зыян күрүчене «Ашыгыч медицина ярдәме» автомобилендә ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр.

Татар-информ


Нет комментариев