Коткаручылар баланы ярга чыгарган
Казанда 7 яшьлек малай чак кына күлгә батып үлми кала. «Татар-информ»га билгеле булганча, әлеге хәл Комсомол күлендә булган. Малай пляжга әбисе белән килгән, ул сулык уртасына ук йөзеп кергән.
Коткаручылар баланы ярга чыгарган. Малайга беренче ярдәм кирәк булмаган.
Татар-информ
Нет комментариев