Янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин
Кичә Түбән Каманың Химиклар проспектында күп фатирлы йортларның берсендә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәндә ике зур кешенең мәетен тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ яза.
Якынча мәгълүматларга караганда, янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин. Ут фатирның йокы бүлмәсендә чыккан.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев