Машина йөртүче яшүсмер җәяүлене таптаткан
Хәвеф-хәтәр

Машина йөртүче яшүсмер җәяүлене таптаткан

Элек яшүсмер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган

Узган шимбәдә Чаллы – Борды автоюлының 11 нче километрында юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән, дип яза «Татар-информ».

Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «унлы» автомобиле белән машина йөртү таныклыгы булмаган 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән. Ул 50 яшьлек ир-атны җәяүлеләр кичүендә таптаткан. Җәяүле җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Билгеләп үтелгәнчә, элек яшүсмер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев