ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 52 яшьлек хокук бозучыны 2026 елның 3 сентябренә кадәр сак астына алганнар. Тикшерү барышы прокуратура контролендә тора
Машина юу хезмәткәрләренә аткан Әлмәт кешесен кулга алганнар, дип яза «Татар-информ».
Июль башында Әлмәттә яшәүче кеше машина юу урыннарының берсенә килгән. Оешма ябылганга, ир-атка хезмәт күрсәтүдән баш тарталар. Икенче көнне, үзе белән травматик пистолет алып, ул дуслары белән бергә кире кайта һәм ата башлый. Пуляларның берсе хезмәткәрнең аягына эләгә – хәзер ул култык таягында йөри. Ир-атка хулиганлык турында җинаять эше кузгатылган.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 52 яшьлек хокук бозучыны 2026 елның 3 сентябренә кадәр сак астына алганнар. Тикшерү барышы прокуратура контролендә тора.
Нет комментариев