Хәзер инспекция гадәттән тыш хәл шартларын ачыклый
Казанның Брюсов урамында 78 яшьлек хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пенсионерны М.Садыйков исемендәге 7нче дәүләт клиник хастаханәсенә салганнар, дип яза «Татар-информ».
Тикшерү вакытында газчылар фатирда төтен торбасында һәм вентиляция каналында тарту булмавын ачыклаган. Фатирны газ белән тәэмин итү туктатылган.
Хәзер инспекция гадәттән тыш хәл шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев