Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Остеопат кабул иткән вакытта бер яшьлек малай үлгән

Фаҗига 20 гыйнвар көнне шәхси медицина үзәгендә булган.

Биредә остеопат кабул иткән вакытта бер яшьлек малайның хәле начарайган. Медицина үзәге хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан, ләкин килеп җиткән табиблар балага берничек тә ярдәм итә алмаган. Болар барысы да малайның әтисе күз алдында булган, дип яза Шәһри Казан.

Баксаң, әлеге медицина үзәге турында халыкта төрле фикер йөри, күбесенчә, социаль челтәрләрдә исә начар кайтавазлар язылган. 

Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге хезмәте Казандагы шәхси клиникада остеопат кабул итү вакытында бала үлеменең сәбәпләрен ачыклый. Ә Татарстан Прокуратурасы сабыйның үлеме факты буенча әлегә билгесез затларга карата "Вазифаи затның үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмичә, саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев