Шәхси йортта чыккан янгынны сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар
Хәвеф-хәтәр

Шәхси йортта чыккан янгынны сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар

Янгынның сәбәбен ачыклыйлар.

Әлмәттә шәхси йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта 66 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар, дип яза Татар-информ.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын Лесная урамындагы йортта чыккан. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр аның мәйданы 120 квадрат метр тәшкил итүен ачыклаган һәм янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетен табып алган.

Янгынның сәбәбен ачыклыйлар.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев