Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе ут төртү булган
Лениногорск муниципаль районының Иске Куак авылында бер катлы бүрәнә йортта янгын чыккан. Янгын 56 квадрат метр мәйданга зыян салган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр һәлак булган 52 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапкан.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе ут төртү булган.
Нет комментариев