Булган хәлнең сәбәбен белгечләр ачыклый
Татарстан Республикасы Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында шәхси йортта шартлау булган, дип яза Татар-информ.
«Татар-информ» га «Газпром трансгаз Казан» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл турында хәбәр кичә 21:50 сәгатьтә килгән. Зыян күрүчеләр юк.
Булган хәлнең сәбәбен белгечләр ачыклый. Билгеле булганча, йортта газ җиһазларын соңгы тикшерү 2025 елның 2 сентябрендә үткәрелгән.
Нет комментариев