Шәхси мунчада ике ир-ат мәете табылган
Хәвеф-хәтәр

Шәхси мунчада ике ир-ат мәете табылган

ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, һәлак булучыларга 60 һәм 59 яшь

Татарстанның Нурлат районында шәхси газлаштырылган мунчада ике ир-ат мәете табылган.

ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, һәлак булучыларга 60 һәм 59 яшь. Аларның үлем сәбәпләре хәзерге вакытта ачыклана.

«Татар-информ»га билгеле булганча, «Нурлатгаз» ЭПУ белгечләре газ казанына техник хезмәт күрсәтүне график буенча 2025 елның маенда үткәргән булган.

 


Нет комментариев