Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан

Быелгы янгыннарның төп сәбәпләре-төзек булмаган электр җиһазлары һәм ут белән саксыз эш итү

Ел башыннан Татарстанда 294 янгын булган – бу узган елның шушы чорына караганда 12,6% ка күбрәк. 21 кеше һәлак булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 13 кә күбрәк. Бу хакта «Татар‑информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

"Республиканың 27 районында янгыннар саны артуы күзәтелә. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны арту – 11 районда. Иң күп һәлак булучылар Әлмәт, Алабуга районнарында һәм Казанда", - дип билгеләде ул.

Быелгы янгыннарның төп сәбәпләре-төзек булмаган электр җиһазлары һәм ут белән саксыз эш итү.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев