Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Уллары ил сагында, ә үзләре йортсыз-җирсез калды

30 август таңында Балтач районының Бөрбаш авылында Миләүшә Галәветдиновага хуҗалыгында янгын чыга. Бу вакытта Миләүшә ханым ике улы белән өйдә булмый, килен белән онык йоклап ятканда, кемдер уятып, тиз арада өйдән чыгарга куша

- Ул кешегә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте яусын, - ди Миләүшә. – Бер ир кереп, янасыз, дип киленне уяткан. Ул вакытта бөтен йорт-җир дөрләп янган вакыт була.  Өйгә кереп, баланы одеялга төреп алып чыккан. Аны күршедәге Ринат абый белән Лариса апаларга кертеп куя. 

Бу кешенең кем икәнен Бөрбашта белүче юк. Авыл халкы татлы йокыда вакытта, иртәнге дүртенче яртылар тирәсендә аның Шәмәрдән-Балтач юлыннан үтеп барышы булырга тиеш. Янгынны күреп, авыл эченә керә, бөтен урамны яңгыратып машинасын кычкыртып бара, тавышка урам халкы уяна. Авылны зур бәладан коткаручы ул кеше янган йортка туктап, ярдәмгә ашыга. Миләүшә ханым әйтүенчә, киленнәре югалып кала, йорттан берни алып чыга алмый, телефонын ала да урамга йөгерә. Үзләрен коткарган кешегә рәхмәтен дә әйтә алмый.   

Кичтән Миләүшә ханым ике буй җиткән улы белән Әлмәт якларына мотоцикл алырга дип киткән булалар. “Мотоциклны машинага салып алып кайтырбыз,  дип кичкә таба авылдан чыгып киттек, - ди Миләүшә ханым. – Әлмәт шәһәренә җитәргә 50 чакрым кала, машинамның уң як тәгәрмәче күчәреннән чыкты. Әле ярый зур тизлек белән бармый идем, ничекләр авария булмады, юл кырыенда туктап өлгерә алдык. Нәрсә эшләргә белми шунда бик озак аптырап утырдык”. 

Уллары Әлмәттәге автосервиска барыр өчен эвакуация машинасы эзли башлый. Андый чакта сиңа кирәк машинаны каян табып булсын. “Балаларга әйттем, төн уртасында Әлмәткә барып булмас, кышкы вакыт түгел, төн җылы, бензин бар, монда гына төн кунарбыз да, иртәгә иртән машинаны ремонтлатуның юлларын эзли башларбыз. Аллаһы Тәгалә  безгә ярдәм итми калмас дидем”, - ди Миләүшә ханым улларына. 15 минут вакыт та узмый, алар янына егетләр килеп туктый. Сезгә нәрсә булды, булышырга кирәкмиме, ничек ярдәм итик, диләр. Нинди хәлдә калганнарын белеп, егетләр аларга машинаны юлда калдырып, үзләре белән Әлмәткә барып төн кунарга киңәш итәләр. Төн уртасында бергәләп кунакханә эзләргә керешәләр. Бәйрәм алды, алар да буш түгел. Шулай да берсендә урын табыла. Төн кунарга керәләр. “Балалар, авария булмады, үзебез исән-сау, бу хәсрәт түгел”, - ди ана шул вакытта улларына. Йокларга яталар. Бер сәгать йоклый алдылар микән, улларының телефоннан сөйләшкән тавышына ана да уяна. “Яна”, дигән сүзгә Миләүшә ханым аптырап сикереп тора. “Әллә безнең йорт яна?” - дип сорый ул улларыннан. “Килен тыела алмый елый, янабыз, ди. Келәт тә, мунча да, абзар-кура да, кунак йорты да, яши торган йорт та ут эчендә, тезелешеп яналар, ди.

Бөтен яклап ут дөрләгән. Без ул көнне шашлык пешермәдек, иртәнге якта кыз мунчага аз гына ягып юынып чыкты. Төшке вакытта суынып беткән иде. Кичен ятар алдыннан килен мунчада баланы юындырып алган, суына кадәр суынган иде, дип әйтә. Берәрсенең кулы уйнамадымы икән дигән шигем дә бар, нәрсә булганын да белмим”, - ди Миләүшә ханым. Шиген белдереп, полициягә гариза язарга уйлый. Капкалары исән калган да, гаражлары утырып калган. “Йорттан чыкса, капка янар, терәлеп торган күршеләргә күчәр иде”, - ди Миләүшә ханым.   

Аларның гаиләсе 2016 елда Балтачтан Бөрбаш авылына күченеп килгән булган. Арча районының Яңа Кенәр авылында туып үскән Миләүшәнең  бүген барыр урыннары юк. Киләчәктә кайда торырлар, Бөрбашта калырлармы, башка җиргә чыгып китәрләрме, Миләүшә ханым нәрсә дип уйларга да белми. Бу хакта балалар белән утырып киңәшләшергә кирәк, ди. Бөрбашта сатлык йортлар да юк инде, дип аптырый ул.

Миләүшә ханым бер атна элек кенә Гомрә хаҗыннан кайткан булган. Бу аның икенче тапкыр баруы. Улы өчен догалар кылып кайткан. Олы улы мобилизациягә эләгеп, бүгенге көндә ил сагында. Яраланган егет, исән-сау уңайлансам, Гомрә хаҗга барырмын, дигән нияте булган. Тик хәрби хезмәттә булгач, әлегә ул бу теләген тормышка ашыра алмый. Үзе бара алмагач, әнисенә ниятен үтәргә кушкан. “Әни, син догалар кылырга үзең бар инде, син дога кылсаң, без исән калачакбыз”, - дигәч, кыз белән бергәләп барып, яуда булган солдатлар өчен догалар кылып, аларга хәерле гомерләр теләп кайттык”, - ди ул. Ананың бу адымы юкка түгел. Яраланып кайткан улы, илнең төрле шәһәрләрдә бик озак айлар госпитальләрдә дәвалана. Хәтта аңа улы янәшәсендә булу өчен ярты еллап Мәскәү яны өлкәсендә яшәп алырга да туры килә. Соңгы госпитальдән соң хәле яхшырды, дип шөкер итә Миләүшә. 

- Адәм баласы бу дөньяга сыналыр өчен киләдер, - ди Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Миләүшә апа ялгызы дүрт баласын үстергән кеше. Бүгенге көндә улы ил сагында, яраланып кайтып, кабаттан хезмәткә китте. Һич уйламаганда аның гаиләсенә тагын бер зур сынау килде. Бөтен гаиләләре белән урамда калдылар. Аларны вакытлыча Балтачтагы кунакханәгә урнаштырып тордык.  

- Безнең авыл җирлеге башлыгы бик яхшы кеше. Әлмәттә идек. Иң беренче ул шалтыратып хәлемне белде. Миләүшә апа борчылма, бөтен нәрсәң дә булыр, диде. Аңа, безгә тиз арада ярдәм кулы сузган авыл халкына Аллаһының рәхмәте булсын, - ди Миләүшә.  

Кышка кергәндә алар бернәрсәсез калды. Урамда калган әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләге булган кешеләр 89083310745 телефон номеры аша Миләүшә Галәветдинова исеменә теркәлгән банк (Сбербанк яки Тбанк) счетына “Помощь погорельцам” дип язып, акча күчерергә мөмкин. Көчтән килгәнчә бераз ярдәм итик әле.

Лилия Нурмөхәммәтова,

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев