Андый кеше тагын бармы икән?!
29 март көнне Бөек Ватан сугыш ветераны, Чепья җирлегендә «Халыклар дуслыгы» музеен оештырган шәхес, тарихчы, меценат, иганәче, танылган мәгариф хезмәткәре Гарифҗан Галиевка 95 яшь тулды.
Юбилярны котлау тантанасы җылы шартларда узды, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, килгән кунаклар кылган игелекле гамәлләре өчен Гарифҗан агага олуг рәхмәтләрен белдерделәр.
Юбилей елында Гарифҗан ага чираттагы игелекле хезмәтен гамәлгә ашырды — үз исемендәге премия булдырды. Әлеге акчалата премия районның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән берәр яшь хезмәткәргә бирелергә тиеш иде һәм аның лауреатлары булып Чепья урта мәктәбе директоры урынбасары, балаларга белем бирү белән беррәттән җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Нина Давлекова белән Сосна мәдәният йорты директоры, районның мәдәниятен үстерүдә лаеклы өлеш кертүче Гөлнара Закирова танылды. Гарифҗан ага – районыбыз горурлыгы. Күркәм шәхес белән чепьялылар, авылдашлары аеруча да горурлана. Әлеге язма да шул хакта.
Бөек Ватан сугышы тәмамлан-ганга 77 ел була. Әмма шушы сугыш салган яраларның эзе бик тирән шул, күпме сулар акса да, күпме язлар үтсә дә, ул беркайчан да онытылмаячак. Мин әлеге язмамны сугыштан исән кайткан хөрмәтле кешебез Галиев Гарифҗан агага багышлыйсым килә.
1927 елның 29 мартында Арбор авылында Гарифҗан атлы малай дөньяга аваз сала. Аңа 7 ай булганда, гаиләсе яңа төзелеп килә торган Каенсар авылына килеп урнаша. Ул вакытларда авыллар төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән.
— Менә шулай безнең гаилә, беренчеләрдән булып, Каенсар авылына нигез салучылар булган, — дип сөйли Гарифҗан абый. — Әти-әниләр кырда эшлиләр иде, без, үз чиратыбызда, аларга булышырга бара идек. Ул заманнарда ашлык начар үсә, җирләр уңдырышсыз. Гаиләбез ачка тилмереп яшәде. Әтинең күрше авылларда яшәүче удмурт, мари, рус дуслары бар иде, алар бик булыштылар безгә. Менә шундый авыр тормышта яшәдек без, — дип күз яшьләрен сөртә Гарифҗан ага. — 1934 елда РСФСРның Президиум Указы нигезендә, мәктәпкә 7 яшьтән укырга алырга дигән карар кабул ителде. Мин әлеге Указның беренче укучысы булдым. Ул вакытларда башлангыч белем алу бөтенләй юк иде әле. Бездән калышмас өчен, яшьләре буенча олырак балалар да безнең белән бергә укырга йөрделәр. Шулай итеп, мин күрше Субаш авылында башлангыч белем алдым. 1938-1941 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә уку насыйп булды. Ә 8-9 сыйныфка мин Мари АССРның Хлебникова авылы мәктәбенә бардым. Алга таба да укуымны дәвам итәрмен дигән идем, булмады, сугыш башланды. 1944 елга кадәр колхозда эшләдем һәм сугышка җибәрелә торган соңгы чакырылуга туры килдем. Мине Саратов өлкәсендәге Вольск шәһәрендә урнашкан очучылар әзерли торган мәктәпкә җибәрделәр. Соңыннан Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәрендә укуны тәмамладым. Башта очучы, соңыннан радист булырга укыттылар. 1945 ел башында Читадагы 3нче эскадрильяның 136нчы авиаполкына эләктем. Сугышның ахыры якынлашкан көннәр иде. Безгә ИЛ-2 самолёты штурмовиклары ШКАС пулемётлары һәм авиабомбалар белән коралланып Мукден, Харбин шәһәрләре өстендә барган һава сугышларында һәм Порт-Артурны алуда катнашырга туры килде.
Олы яшьтә булуына карамастан, Гарифҗан ага үзенең туган авылы Каенсарда, шәхси акчасына, авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл салдырган шәхес тә әле. Андый башка берәү тагын бармы икән?! Бу — үзе бер батырлык үрнәге!
Гөлназ Минһаҗева,
Чепья урта мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев