Арчаларда туган идем, Балтачта үтте гомер
Юбилейлар

Арчаларда туган идем, Балтачта үтте гомер

Бәхетле тормышлар телибез сезгә, Рәүф абый!

Балтачта гомер итүче Габдрәүф Гомәровка 9 сентябрьдә 70 яшь тулды.

Туксанынчы еллар... Илдә гаять тә масштаблы, төбе-тамыры белән үзгәрешләр бара. Ярый әле 1989 елда Балтачта «Факел» клубы ачыла, болганчык еллар дәвамында идеягә генә әйләнеп калуы бар иде бит аның. Шуннан бирле «Факел» клубының даны еракларга тарала һәм аның исеме, әлбәттә, шәхесләр белән бәйле, шул шәхесләрнең берсе — Рәүф Гомәров, клубның директоры-тренеры булып торган кеше. 

Кызык кеше инде ул Рәүф абый. «Сез Габдрәүфме, Рәүфме?» — дип сораган идем Мактау таныклыкларын карагач. «Рәүф идем, картайгач Габдрәүфкә әйләндем», ди. Нинди картаю, егетләргә биргесез җитезлек белән чаба әле ул, Казанда «ГПТУ-16» алган белеме — ун төрле юнәлештәге һөнәре гомер буе янәшә булды, эретеп-ябыштыру эшләре булсынмы, сантехника буенча ярдәм кирәкме, аңа мөрәҗәгать итәләр.

Язма белән тулырак «Хезмәт» газетасының 35 санында таныша алачаксыз

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Рәүф Гомәров

Нет комментариев