Хезмәт

Балтач районы

16+
Юбилейлар

Беренче укытучы гомергә күңелдә

Башлангыч сыйныф укытучысы... Бала чакта аннан да яхшы, аннан да матур кеше юк сыман, чөнки ул сине – ана канаты астыннан әле беркая да чыкмаган баланы кулыңнан тотып белем йортына алып керә, укырга-язарга өйрәтә, әти-әниең шикелле тәрбияли, дөнья белән таныштыра һәм олы тормыш юлыннан атларга туры юл күрсәтә

Әйе, теләсә кем укытучы була алмый, моның өчен балаларны ярату гына җитми, мөгаллим булып туарга, үз эшеңнең остасы булырга кирәк. Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган ветеран укытучы Мансура Ганиева да әнә шундыйлардан. Ул һәр баланың күңелен күреп, тирән белем биргән. Үз укучыларының язмышы өчен борчылып үткәргән йокысыз төннәре дә күп булгандыр аның. Ә бүген аның беренче укучылары аны күңел җылысы белән искә алалар.
Гөлзада Камалова: «Мин хәтеремдә калган иң матур мизгелләр белән бүлешеп, беренче сыйныфта укыган чагыбызга кайтып киләсем килә. Мансура апа Венера белән мине татарча биюгә өйрәтте. Ул вакытта смотр концертлар була иде. Чапшардагы турдан узып, без бию белән Нормага төштек. Шушы вакыт күңелле, ямьле, бәхетле мизгел булып күңелгә кереп калды. Венера белән шуннан соң гел биеп йөрдек. Рәхмәт аңа безнең сәләтләрне үстергәне өчен». 
Венера Галимуллина: «Мансура апаның кул эшләре белән алсу төстәге альбомы бар иде. Ул безнең классның стенасында эленеп торды, без гел шул альбомны алып карый идек. Анда матур-матур кул эшләре тупланган. Шуның аша без дә матурлыкны күрергә өйрәндек, кул эшләре ясарга шуннан илһам ала идек». 
Гадилә Шәмсетдинова: «Мансура апа безне хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән зур ихтирамга лаек укытучы. Кайчакта Мансура апа соңрак килә иде, әллә без иртәрәк килә торган булдыкмы икән, укытучыбызны каршы алырга ферма янына кадәр төшеп көтеп тордык. Яшь, бик чибәр укытучы иде ул, шуңа сокланып, шатланып, аның белән кызыклы темаларга сөйләшеп, мәктәпкә бара идек».
Хәниф Бариев: «Мансура апа безне „Газик“ машинасының кузовына эскәмияләр куеп, кала күрсәтергә алып барган иде. Беренче тапкыр Казан күрдек без ул вакытта. Анда 1, 3 тиенлек сулар эчеп, музейларга йөреп, бик кызыклы экскурсиядә булып кайттык. Мансура апа безне укытып кына калмыйча, күңелгә үтеп керердәй, анда гомер буе саклана торган чараларны да бик оста оештыра иде. Бүгенге көндә дә ул безнең хәлләрне белеп, һәрберебез белән кызыксынып яши, бик зур рәхмәт аңа».
1966 елда Чапшар башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына килгән 21 бала инде күптән үзләре әти-әни, әби-бабай булсалар да, алар бервакытта да беренче укытучыларын онытмыйча, аның белән бәйле рәхәт истәлекләрен күңел түрләрендә саклап яшәделәр. Бүген дә алар хөрмәтле укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, аны 80 яшьлек гомер бәйрәме — юбилее белән котлап, нык-лы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, матур картлык, бәхетле киләчәк теләп калалар. 
Авылның иң гадел, иң сабыр, иң галим, иң гүзәл мөгаллиме өчен, укучыларыннан олы рәхмәт ишетүдән дә зур әйбер бармы икән?! Йөрәк түреннән ташып чыккан изге хисне бернинди мактаулы исемнәр дә алыштыра алмый шул. Һәр баланың язмышы өчен борчылып, аларның уңышына сөенеп, кайгыларына көенеп яшәп, еллар үткәч, үзен укыткан укучыларың Сиңа ихлас күңеленнән рәхмәт әйтсә, ул иксез-чиксез рәхмәтләрнең иң зурысы буладыр. Шул чагында «Тормышым чыннан да бушка узмаган», — дигән сүзләрне зур хәрефләр белән язып куярга мөмкин. Мансура апа, әйе, чыннан да сезнең тормыш заяга узмаган! Сезнең беренче чыгарылыш карлыгачлары бүген дә сезне хөрмәт итә һәм ярата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран укытучылар