Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Мәдинә Зыятдинова балачак хыялына тугры калган

Кенәбаш авылының горурлыгы, Карадуган авылының хөрмәтле шәхесе булган Мәдинә Гафур кызы Зыятдиновага 90 яшь тулды. Шушы күркәм яшендә дә Мәдинә апа яттан шигырьләр сөйләп, күңел түрләренә үтеп керердәй үтемле киңәшләре белән шаккатыра.

«Мин Кенәбаш авылында туып үстем, дип сүзен башлады авылдашым. – Ул вакытта әле сугыш юк иде, авылда гаилә саен 5-6 бала, урамга чыгып уйныйбыз, мин шунда аларны тезеп утыртып, «Югары уңыш»ка газетасын тотып, аларның укытучысы булып уйный идем. Балачагымнан ук минем бик тә укытучы буласым килде. Тормышым шул юнәлештән китте дә, мин укытучы булдым һәм һөнәремне бик яратып башкардым. 2 сыйныфтан 3нчегә күчкәндә сугыш башланып китте. Без түбән очның дүрт-биш баласы урманга печәнгә барырга чыккан идек. Безне урманга җибәрмәделәр, канцелярия янына барырга куштылар. Печән капчыкларын култык астына кыстырган килеш, колхоз канцеляриясе каршына җыелган халык янына килеп, арткарак бастык. Шунда без сугыш башланганлыгын белдек. Еллар авырлыклар белән үтте, миңа сугыштан соңгы елларда балаларны укытырга туры килде. Аларның уку әсбаплары юк, гаилә хәлләре начар, өйләрендә ягарларына, ашарларына юк, әтисезләр... Шул балалар белән эшләп, 41 ел укытып, лаеклы ялга чыктым. Беркайчан да, авыр еллар булганда да, зарланмадым, укучыларым рәхмәтле булып, чын кеше булып үстеләр», дип горурланып сөйли лаеклы укытучы.

Булачак тормыш иптәше Бакый абый белән тормыш аларны кызыклы гына очраштыра, таныштыра һәм кавыштырып та куя. «Бик очраклы рәвештә генә очрадык без бер-беребезнең юлларында.

Ул институтны бетереп, ронодан приказ алып, 14 август көнне физика укытучысы булып Карадуган мәктәбенә килгән... Ә мин педучилищеда укыдым. Ә анда кайсы фәннән яхшы укысаң, шуның буенча тагын 7 еллыкка мәҗбүри керәсе иде. 1950 елда безне педучилищедан бер йөк машинасына төяп, Мамадышка җибәрделәр һәм җәй буе укытып, бездән 7 еллык мәктәп укытучысы хәзерләп чыгардылар. Шуннан соң мин 15 августта Карадуган мәктәбенә математика укытучысы булып килдем. Юлдан килгәндә үк йортларны күзәтәм, ә алар күп, Мортаза бай йортын күреп алып, мәктәп шушы микән дип уйлап керәм инде, белмим бит. Ишегалдында йөргән техничка ападан укытучылар бүлмәсе кайсы бүлмәдә була икән, дип сорыйм. Әнә анда керерсез, дип күрсәтте. Ә ул ишек төбендә үк ак пәрдәсе корылган бәбәй арбасы тора. Учительский түгел бит инде бу, укытучылар түгел инде монда, кеше яши торгандыр дип уйлап торганда, теге апаң кер инде, кер, шунда ул, дип мәҗбүри кертеп җибәрде. Керсәм, чыннан да укытучылар бүлмәсе. Теге бәбәй арбасы Таузардан килеп укыта торган Садыйкова Фәүзия апаның баласыныкы икән. Әлеге бүлмәдә физика приборлары карап бер егет утыра. Ә минем приказны бирәсе кеше мәктәпнең счетоводы дип атала иде. Ул Бөек Ватан сугышы инвалиды, бер күзе, башы, иягенең кайсы бер җирләре марля белән уралган абый иде. Ул ялт итеп кенә сеңлем миңа килдең син, дип кәгазьне алды да, ооо дип утыра. Абый нәрсә булды, дим. Ник менә роно мөдире Хәдичәне әйтәм, кичә бит миңа физика укыта торган менә бу егетне җибәрде, ә бүген шушыңа математика укытырга дип өр-яңа кыз җибәргән, ди бу. Шуннан бөтен кеше ха-ха көлделәр, ә теге егет караган килеш тора. Ул Бакый икән. Шул карашыннан соң Бакый белән башкача бер әйбер турында да сөйләшмәдек, бергә атлап кына киттек». Әйе, Бакый абый хакында Мәдинә апага истәлекләрен генә барларга калды шул, тигезлектә, матур итеп яшәп, өч балага – Нурия, Чулпан, Булатка тормыш бүләк итеп, төп нигезнең нуры булып яшәгәндә Бакый абый бакыйлыкка күчте. Шулай булуга карамастан, Мәдинә апага ялгызлык хисен тоярга бирмиләр, янәшәсендә 22 ел иңне-иңгә куеп яшәүче, Бакый абыйның эшен дәвам итүче килене Фирая, улы Булат, оныклары Самат, Вахит, Газиз, Гөлсем һәм Фатыйх бар.

Мәдинә ханымны күркәм юбилее белән котларга кайткан кияве Марсель аңа бик матур теләкләр ирештерде: «Әби, без сине бик яратабыз. Юбилеең белән ихлас күңелдән котлап, сиңа теләкләрнең иң изгесен юллыйбыз. Шушындый матур тормыш мәктәбен синең тәрбиядә үткәнебез белән без бик горурланабыз. Гамәл китапларың бик матур һәм алга таба да безнең белән шулай матур итеп сөйләшеп, киңәшеп яшәргә язсын. Бу изге теләкләргә кызың Чулпан, оныкларың Мансур, Надир да кушыла». Әлеге күркәм теләкләргә бу көнне бик күп кеше кушылды, чөнки Мәдинә апаны котларга теләүчеләр, аны, хезмәт юлын, тормыш алымнарын хөрмәт итүчеләр бихисап күп иде. Үзен олылап килүчеләргә Мәдинә апа салмак кына тыныч тавышы белән бәхетне нәрсәдән күрүен җиткереп: «Көн саен ниндидер яхшылык, ниндидер яңалык белән очраша алуым белән мин бик бәхетле», диде.

Хөрмәтле Мәдинә апа, Аллаһы Тәгалә насыйп иткән гомерегезнең һәрбер көненнән сөенеп, шөкер итеп яшәргә язсын, сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей