Нәкыя апага хәерле сәламәтлек телибез! Юбилее белән ихластан котлыйбыз!
Гыйбрәт алырлык гомер юлы үткән ихтирамлы райондашыбыз — Норма авылында гомер кичерүче Нәкыя Хәҗиева 95 яшьлек юбилеен каршы алды.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин аңа Россия Президенты Владимир Путинның исемле котлау открыткасын, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Бүгенге көндә балалары, онык-оныкчыклары өчен ныклы терәк, киңәшче булып, төп нигезнең кояшы булып гомер кичерүче Нәкыя апага хәерле сәламәтлек телибез! Юбилее белән ихластан котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев