Ут йөрәкле егетләр бизи Балтач төбәген
Наил Рәүф улы Гыйләҗевның гомер бәйрәме уңаеннан
10 декабрь көнне районыбызның танылган шәхесе, җаваплылыгы чикләнгән «Балтачагрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Наил Рәүф улы Гыйләҗевның гомер бәйрәме иде
Җир улы, район өчен кадерле шәхес, кешелекле җитәкче, игелекле туган, авылдаш, сыйныфташ, остаз, шахмат спортын үстерүче, оешманы саклап калучы, яшәтүче, тарихка җан өрүче, гаиләдә үрнәк ир, бер дигән әти...
Нинди генә матур, бөек сүзләр ишетмисең Наил Рәүфович турында! Бер сүз белән әйткәндә, үткәнен онытмаучы, бүгенгенең кадерен белүче, киләчәккә юллар яручы мөхтәрәм райондашыбыз адресына җитмеш яшенә аяк бас-канда әнә шундый ихлас, иң мөһиме, чынбарлыкка нигезләнгән матур сүзләр яңгыравы йөрәккә үк рәхәт. Күз алдында бит, ул җитәкләгән «Агрохимсервис» җәмгыяте елдан-ел нәтиҗәлерәк эшли, гел камилләшә бара. Яңгул авылында туып-үскән, 1973 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан механика бүлегендә белем алган, 1978 елда институтны уңышлы төгәлләп, "Балтач Сельхозтехникасы"нда инженер-технолог булып эшли башлаган гади, әмма тирән белемле, перспективалы авыл егете коры җирдә нинди куәтле оешма булдырды, җитештерү объектлары торгызды, транспорт, ремонт базасын ныгытты, җылы гаражлар корды. Юкса, «Сельхозтехника»дан аерылып чыгып киткәндә иң иске техникалар иде аларда. Башта хезмәт дисциплинасын җайга салып, җитештерү базасы төзүдән башланган эшләр зур мөмкинлекләргә юл ача, әкренләп төп эшләр белән беррәттән заман таләпләренә җавап бирә алырлык техник хезмәт күрсәтү, диспетчерлык пунктлары, зур складлар сафка баса, карьерлар тулы куәтенә эшли, иң мөһиме, уңдырышлылыгын арттыру бәрабәренә Җир-Ана мул уңыш бирә башлый. Җитештерү объектлары белән беррәттән оешмада эшләүче хезмәткәрләр өчен дә фатирлар төзелә, башта бер фатирлы итеп төзесәләр, аннан ике фатирлы итеп салуга күчәләр. Үз хисапларына йортлар төзүчеләргә Наил Рәүфович җитәкчелеккә килгәннән бирле булышты, әле дә шулай, ярдәм кирәк хезмәткәрләренә төзелеш материаллары һәм транспорт ярдәмен күрсәтеп тора. Авырлыклар алдында калган эшчеләренә кылган изге гамәлләреннән күңелләр тула хәтта.
Наил Гыйләҗев, барыннан да бигрәк, җир кешесе ул, игенчелектә яңа технологияләр кертүгә фәнни юнәлештә якын килеп эшләгән, минераль ашламалар куллануга җитди игътибар биргән җитәкчене безнең районның авыл хуҗалыгы тармагында аеруча да хөрмәт итәләр, үз сүзендә тора белүе, принципиаль, компетентлы булуы, фикерләрен нигезле итеп җиткерүе аңа карата булган ихтирам хисләрен арттыра гына.
— Наил Рәүфович һәм аның белгечләренең, хезмәт командасының тырышлыгы белән районыбызның ачы туфраклы җирләре известьләнеп, ашланды, — ди районның баш агрономы Ирек Галимов. — Ашлама белән тәэмин итүдә Наил Рәүфовичның элеккегедән калган тәбҗрибәсе әле дә зур роль уйный, ашлама юнәтү, кайтарту, илтеп бирүне үзе хәл итә, ул яктан бик җайлы җитәкче ул, исән-сау булып, эшләп кенә торсын, андый укымышлы, фидакарь, тырыш, булсынга дип йөри торган җитәкчеләр белән эшләү бик рәхәт.
Заманында район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Нургаян Садыйков та «Балтач районы игенчелектә, терлекчелектә үсеш белән бара икән, монда Наил Рәүфовичның, ул җитәкләгән оешманың өлеше, һичшиксез, зур, — ди. — Күрегез әле сез аны, нинди көчле, нык производство базасы булдырды ул! Республика семинарларына кадәр үтә биредә! Беркайчан да коллективы белән низагка кермәде, гади хезмәт кешесенең кадерен белде, үстерде, эшендә үрләр яуларга, шәхси тормышын алып барырга ярдәм итте, әле дә шулай, эшләгән кешенең кадерен белә, ярдәменнән ташламый».
Республика тарафыннан бүлеп бирелгән фондтан алынган ашламалар җитмәгәнлектән, ашлама эзләп, Россиянең төрле ашлама заводларын иңләгән җитәкче инде ул. Кыен чаклары да булды, булмады түгел, үзгәртеп кору елларында авырлыклар алдында калмадылар түгел — калдылар, ләкин гыйлемле, алдынгы карашлы, артка чигенүне белми торган җитәкченең тырышлыгы белән оешма, эш урыннары, кадрлар сакланып калды.
Республикада сакланган берничә «Сельхозхимия» оешмасының берсе алар. Ул чор өчен хезмәт кешесенә оешмасы эшләп торудан да зур бәхет юк иде. Әнә шундый бәхетләргә кинәндергән, киләсе көнгә өмет-ышаныч та бүләк иткән кеше ул, Наил Рәүфович. Бу урында, сиксән бишенче елларда, "Сельхозхимия«гә җитәкче итеп Наил Гыйләҗевны тәкъдим иткән сизгер җанлы район җитәкчелегенә, алардан да бигрәк якты дөньяларга игелекле бала тудырган әти-әнисенә рәхмәтле булу урынлы саналыр, нинди сәләтле җитәкче үстергәннәр бит алар. Әйе, 1985 елның 15 апреленнән башлап, 28 яшеннән бирле, 40 еллап инде менә Наил Гыйләҗев җитәкчелек постын били. Әлеге мәртәбәле хезмәт еллары Наил Рәүфовичның район өчен башкарган олуг хезмәтләреннән, җәмгыятьтә кылган файдалы гамәлләреннән гыйбарәт. Инде менә дистә еллар республикада үз оешмалары арасында беренче урынны ала киләләр. Монда җитештерү өлкәсендә башкарган хезмәтләрдән тыш, финанс грамоталылыгы да әһәмиятле роль уйный, ул яктан җитәкче үзе дә бик зиһенле, көчле фикерләү сәләтенә ия. Көндәлек Рәсәй, респуб-лика матбугаты белән танышып, яңалыкларны, актуаль хәбәрләрне белеп торуы аның уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлегенә тагын бер плюс өсти. Рәхимле җитәкченең иганәчелек ярдәмнәрен дә санап бетерерлек түгел. Район шахмат федерациясе уеннарына менә утыз елдан артык инде Наил Гыйләҗев иганәчелек ярдәме күрсәтә. Әлеге ярышлар кысаларында гаять тә күп бала шахматка тартылды, күпме баланың зиһене ачылды, фикерләү сәләте формалашты, җиренә җиткереп оештырылган бәйгеләрдән урта һәм өлкән буын тәм тапты. Инде район чикләрен узып, күрше-тирә район шахматчылары белән ярышалар, моның өчен районның спорт бүлеге, тренерлары, әти-әниләр Наил Рәүфовичка бик рәхмәтле. Элеккеге салым бинасында ачылган шахмат клубы биләмәсен дә Наил әфәнде үзе ремонтлата, шахматлар, җиһазлар да кайтарта.
Гаиләсендә бик кадерле ир, сөекле әти булган Наил әфәнде улы Ришатка үзе салган юлдан китәргә хәер-фатихасын бирде. Ришат Наилевич та игелекле җитәкче, — кешелеклелек сыйфатларын әтисеннән үрнәк итеп, җәмгыятьтә күренекле урын ала килә. Кызы Ләйсән медицина өлкәсен сайлады, әти-әнисенең шулай ук олы куанычы, киленнәре Ленара, кияүләре Артур сабыр холыклы, ярдәмчел, акыллы булулары белән, әйтерсең лә, бу тормышта эшләгән яхшылыклары өчен Гыйләҗевларга бүләк сыман. Сокланып туймаслык, спортны үз итеп бабаларын куандырган алты оныгы барлыгын да әйтик, бик ярата оныкларын Наил әфәнде, һәрбер уңышларына куана, үсендерә, рух өсти. Тормыш иптәше Гөлсинә белән уй-гамәлләре һәрчак уртак булды, алга таба да шундый гармонияле мөнәсәбәттә, тигезлектә, татулыкта гомер итәргә язсын.
Яраткан туган авы-лының, мәктәбенең патриоты, киңәшчесе, яр-дәмчесе, район советы депутаты буларак эшлекле сыйфатлары, үткәннәргә мән белән карап, тарихны барлап чыгарылган китапларга керткән бихисап хезмәте өчен ишетелгән рәхмәт сүзләре, хөкү-мәтебез биргән бүләкләр янәшәсендә, үтә дә кадерлесе. Мактаганны яратмый инде ул Наил Рәүфович, ә без менә рәхәтләнеп мактадык, чөнки ул моңа лаек. Гадилеге, тыйнаклыгы, фидакарьлеге, намуслылыгы аны һәрчак бер баш өстен итте, «Ил күтәрер йөкне иңдә йөртә сезнең кебек тырыш егетләр», дип Наил Рәүфович кебекләргә белми әйтмәгәннәрдер. Ут йөрәкле Наил әфәндегә алга таба да хөрмәтнең иң олысын, яшәү шатлыгы, тормыш яме телисе килә. Юбилеегыз котлы, бәхетләрегез дәвамлы булсын, Наил Рәүфович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев