Хезмәтләреннән күңел җылысы бөркелә
Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны Хәмит Гәрәй улы Гәрәевка – 90 яшь!
Куныр авылында гомер кичерүче, ТАССРның мактаулы хезмәтчәне, РФ һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының атказанган хезмәткәре, «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен», «Почет билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» кебек орденнар иясе, күптапкырлар Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны Хәмит Гәрәй улы Гәрәевка 90 яшь! Утыз биш ел туган авылында колхоз рәисе булган, туган як халкының тормышын камилләштерүдә, яшәү-эшләү шартларын яхшыртуда үзеннән гаять тә зур өлеш керткән, яшь урманнарга җан өргән, районда иң беренчеләрдән булып мәчет салдырган олуг шәхеснең тау биеклегеннән үткәннәргә карап, иле, кече ватаны, авылы, гаиләсе өчен кылган игелекле гамәлләренә, җәмгыятькә файдалы булып үткән гомер юлына янәдән сокланып, горурланып бәя бирер вакыт җитте.
Хәмит Гәрәй улы Гәрәев 1935 елның 26 сентябрендә Куныр авылында туа. Пыжмара урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли. Чавал авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегендә укый. «Якты юл» колхозында тугыз елга якын агроном, кырык елга якын шушы хуҗалыкта рәис була. Озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы, Икенче дәрәҗә Ватанга хезмәт иткән өчен орденнары белән бүләкләнә. Аңа «Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемнәре бирелә, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «Балтачның мактаулы гражданины» да ул. 1998 елда Хәмит Гәрәев район хакимияте шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хәрәкәтендә актив катнашкан җитәкчеләрне бүләкләү өчен махсус булдырылган премиягә лаек булды. Шул ук елны Хәмит әфәнде изге Хаҗ сәфәре кылды.
34 яшендә җитәк-челеккә килгән һәм 37 ел туган авылында рәис булып эшләгән Хәмит ага, чыннан да, легендар шәхес. Аның эш тәҗрибәсе, уй-фикерләре һәрчак, һәр җирдә кулай һәм урынлы. Гадилектә бөтен биеклек дигән тормыш девизын юлдаш итеп алган Хәмит Гәрәевич дистә еллар район тарихында, хәтта республикада озак вакыт үз авылында колхоз рәисе булып эшләгән кешеләрнең берсе. Авылдашлары арасында абруйлы, хезмәттәшләре арасында олуг хөрмәткә лаек мөхтәрәм шәхес үзгәртеп кору елларында да авыл халкын эшсез итмәде: Куныр, Шода авылларында җитештерү, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары — ике катлы кибет, кулинария, лимонад, икмәкханә, тегү, агач яру цехлары колхозның үз акчасына, барысы да халык өчен, аларга эше дә, ашы да булсын дип төзелде. Хәмит әфәнде Куныр авыл җирлегендә дүрт буа ясатты, тау битләрен тутырып урманнар утырттырды, аларны үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Бүген исә шаулап-гөрләп утырган Хәмит урманнары ераклардан сәлам бирә. Җәмгыять идарәсе алдындагы ак чыршыларда аның күңел җылысы саклана. Иң мөһиме, утыз җиде ел рәис булып торган дәвердә ул колхозчыларга, пенсионерларга кырык ике квартира-йорт төзетте — хезмәт кешесенең кадерен белде, яшьләр авылдан китмәсен, читтән бәхет эзләмәсеннәр дип тырышты.
— Эшләгән кешенең эшен күрә белде ул Хәмит абый, — ди җирлек халкы исеменнән Фәйрүзә Зәкиева. — 40 ел балалар бакчасында эшләдем, җитәкче идем, авылның киләчәген кайгырту өчен бөтен игелекне дә кылды Хәмит абый. Төзекләндерү эшләренә дә ярдәм итте, кирәк булган җиһазларны да кайтартты. Җирлегебезнең бүгенге бәрәкәтле көне өчен без Хәмит Гәрәевичка бик тә рәхмәтле. Ул эшләгән елларда «Якты юл» күмәк хуҗалыгы танымаслык булып үзгәрде, авыллар моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ныгыды, яңарды.
Утыз җиде ел җитәк-челек итү чорында корылык кичерүләрне, юклык заманында төзелеш алып баруларны, җитештергән азык-төлекне урнаштырудагы кыенлыкларны ил агасы әле дә күңеленнән җуймый торгандыр. Әмма, ничек кенә булмасын, Хәмит Гәрәевич колхозны саклап кала, авылны яшәтә алды. Хәзерге вакытта «Якты юл» җәмгыяте эше һәм дә кешеләре бәрабәренә ныклы адымнар белән алга атлый икән, монда остаз, үз чорының компетентлы, юл ярып баручы, алдынгы карашлы җитәкчесе Хәмит әфәнденең роле аеруча да зур.
Хәмит Гәрәевич тормыш иптәше Ания ханым белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, балалар әтиләренең данлы эшләренең дәвамчылары булды, әби-бабайга сигез онык та бүләк иттеләр.
Хәмит абыйның өй түре тулы чәчәк, бакчасы тулы гөлләр. «Үзе үстерә ул аларны, — ди авылдашлары. — Сөбханаллаһ ул, кышын карын көри, язын-җәен-көзен бакчасында кайнаша».
Кайчандыр колачлы әңгәмәләр биргән Хәмит Гәрәевич инде хәзер сүзне кыска тота, елмаеп кына бер-ике сүз әйтеп куярга мөмкин. Эшләнәсе эшләнгән, әйтеләсе әйтелгән шул инде. Әгәр сүз башласа, күзләреннән тамчы-тамчы яшь бөртекләре тәгәри... «Сагынам, — ди ул. — Эшләгән елларымны сагынам. Җитәкчеләр белән дә, колхоз рәисләре белән дә бергә-бергә матур итеп эшләдек, шул еллар бер дә күңелемнән чыкмый. Гомернең иң матур чаклары булып күңелемә кереп калдылар».
Бүгенге көндә Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Наил Салихов замандашын «Куныр авылын төзекләндерүгә, үстерүгә аеруча да зур тырышлыклар куйган рәис ул», дип мактый, игенчелекне үстерүен, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә тырышып эшләгәнлеген хуплый. Хезмәт ветераны Наил Салихов 1950-1954 елларда Сәрдек авылында балалар укыткан кеше буларак, Куныр якларының тормышын яхшы белә, шуңа да зур үзгәрешләр кичергән җирлекнең башында нәкъ менә Хәмит Гәрәевның фидакарьлеген югары бәяли. «Исән-сау булсын, таза-сау яшәсен, авыл өчен башкарган хезмәтләренең игелекләрен күрсен», ди ул.
«Әлеге чорда «Якты юл» колхозы хуҗалык итүнең барлык тармаклары буенча алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде, — дип язылган мәшһүр шәхесебез Гарифҗан Мөхәммәтшин төзегән "Балтач энцик-лопедиясе"ндә. — 1996 елгы күрсәткечләр буенча хуҗалык район күләмендә җиңүче булып танылды, хакимиятнең махсус дип-ломы һәм чылбырлы тракторы белән бүләкләнде. Мондый җиңүләр колхоз өчен гадәти күренеш«.
Хөрмәтле Хәмит Гәрә-евич! Районыбызның икътисадый торышын, социаль бөтенлеген кайгыртып куйган хезмәтләрегез өчен олуг рәхмәт сезгә. Олыгайган көннәрегездә Ания ханым белән тигезлектә, балалар бәхетенә, онык-лар шатлыгына куанып, авылдашларыгызның ягымлы карашларына күмелеп, рәхмәтләренә төренеп, бәрәкәтле тормышларда яшәвегезне дәвам итүегезне телибез. Күркәм юбилеегыз котлы булсын, бәхет капкаларыгыз киң итеп ачылсын. Кылган игелекле эшләрегезнең әҗер-савапларын күреп, ислам байлыгына күмелеп, Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәләреннән булып яшәвегезне теләп калабыз.
Алтын фикерләр
(Замандашлары, лаеклы ялдагы авыл хуҗалыгы белгечләре котлый)
Хәкимулла Сибәгатуллин, Ленин исемендәге, аннан соң «Сорнай» дип үзгәртелгән хуҗалыкны озак еллар җитәкләгән рәис:
— Хәмит Гәрәевич ачык йөзле кеше, аның белән аралашулар-сөйләшүләр һәрчак күңелле. Ул районның авыл хуҗалыгы өлкәсенә яңалыкларны күп кертте. Хәмит Гәрәевич эшләгәндә «Якты юл» хуҗалыгы районның тәҗрибә участогы булып торды. Безнең әле ул вакытлар өйрәнү чорлары иде, алдынгы җитәкчедән күп белдек, күп өйрәндек. Барлык хезмәтләре дә мактауга лаек. 90 яшьлек күркәм юбилее белән котлап, аңарга исәнлек-саулык телим, озак еллар яшәсен иде әле.
Ришат Нургалиев, 1970 елларда баш урманчы булып эшләде, Калинин исемендәге, аннан «Игенче» дип үзгәртелгән хуҗалыкны җитәкләде:
— Хәмит Гәрәевич турында бары тик иң матур, иң яхшы фикерләремне генә җиткерә алам. Мин урман хуҗалыгында эшләгәндә, ул Куныр, Шода авылларының текә тау битләренә бик күп гектарда агачлар утыртты. Хуҗалык рәисе булгач та гел Хәмит Гәрәевич белән киңәшләшеп эшләдем. Киңәш-табыш итешеп эшләүне үзе дә яратты, киңәш бирергә дә саран булмады. Гомумән, яхшы кеше була белде. Мин аның 80 яшьлек юбилеенда да катнаштым, менә 90 яше уңаеннан да матур фикерләремне җиткерергә насыйп булды. Фикердәшчемә, алыштыргысыз остазыма озын гомер, ныклы сәламәтлек телим!
Петр Чернов, 1979-1997 елларда «Труд» хуҗалыгы рәисе булып эшләде:
— Хәмит Гәрәевич гаҗәеп кешелекле, ярдәмчел кеше ул. Аның кебекләр бу тормышта сирәк. Башта мин үзебезнең Чепья җирлегендә партоешма секретаре булып эшләдем, аннан «Труд» хуҗалыгына председатель итеп куйдылар. Мең дә бер сорау, күп нәрсә аңлашылып бетми... Әнә шундый чакларда мин Хәмит Гәрәевичка мөрәҗәгать итә идем. Ә ул башта сине бүлдерми генә игътибар белән тыңлый, аннан аңлата, киңәшен бирә. Ул беркайчан да белгәнен бүлешмичә калмады, шуңа күрә ул чор җитәкчеләренең күбесе аны ихтирам итә. Авыр чакларда берәүне дә кире каккан кеше түгел ул, җылы карашлы, рәхимле киңәшче була белде, бөтен кеше дә аның кебек була алмый. Хәмит Гәрәевичка бары тик изге теләкләремне генә җиткерәм, — 100 яшькә кадәр яшәсен! Аңа гаилә бәхете, балалар игелеге телим! Яхшы тормышлар насыйп булсын, дуслары белән аралашып, очрашып, кадер-хөрмәттә, бәрәкәттә, тынычлыкта яшәргә язсын!
Сәйдәш Исрафилов, Тимирязев исемендәге хужалык рәисе булып эшләде:
— Дөньяда нинди матур сүз бар, аларның барысын да Хәмит Гәрәевичка багышлар идем. Гаять тә тәрбияле, үз сүзендә тора белә торган, итагатьле кеше ул. Без инде ул чорда яшь җитәкчеләр Хәмит Гәрәев, Харис Галимуллин кебек алдынгы остазлардан үрнәк алып эшләдек. Хәмит әфәнде ул чакта районны сөт буенча әйдәп баруда алдынгы булды, аңарга нәселле таналар үстерүне йөкләделәр һәм ул әлеге эшне намус белән башкарып чыкты. Хәмит Гәрәевичка теләкләрнең иң изгеләрен генә җиткерәм, әле Аниясе белән 25-30 ел рәхәтләнеп гомер итсен, сау-сәламәт булсын! Чып-чын бөек шәхес ул Хәмит Гәрәевич!
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев