Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бер үсмер икенчесенә пычак кадаган

Сыйныфташлары әйтүенчә, балалар яхшы аралашкан.

Кичә Уфада коточкыч хәл булган.Дәресләрдән соң алтынчы сыйныф укучылары иптәшләренең берсенә Рабкоров урамындагы фатирга барган. Уен вакытында бер үсмер икенчесенә очраклы рәвештә пычак кадаган. Башта алар арасында конфликт килеп чыккан, бу сәбәп баланың пычак белән яралануына китергән, дигән фараз да бар.

Аңын югалтканчы зыян күргән малай алар арасында конфликт булганын хәбәр итә. Ике бала да әниләренә шалтыратып, булган хәл турында хәбәр итә. Икенче укучы аларның кухняда бутерброд ясаганнары һәм дустының очраклы рәвештә пычакка егылганы турында белдерә.

Балалар төрлечә характерлана: зыян күрүче уңай яктан, ә икенче малай хулиган данына ия. Сыйныфташлары әйтүенчә, балалар яхшы аралашкан.

Соңрак ачыкланганча, бу вакытта фатирда тагын бер малай булган. Бу вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын хокук саклау органнары тикшерә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди