Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бөгелмәдә полицейский автомобиле белән юл-транспорт һәлакәте булган

Авариядә дүрт автомобиль зыян күргән, аларның берсе түбәсенә әйләнеп капланган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Шаһитлар Бөгелмәдә полицейский автомобиле белән юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергән. Авария урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә басылып чыкты.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, кичә 9.15 сәгатьтә ведомостводан тыш полиция хезмәткәрләре кабызылган сирена һәм утлар яктыртып хәрәкәт иткән. Гафиятуллин һәм Калинин урамнары киселешендә хокук саклау органнары светофорның кызыл сигналына чыгып өлгерергә тырышкан, әмма «Нива» һәм «Киа Серато» белән бәрелешә, анысы «Солярис»ка барып бәрелә», – дип сөйләде Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Галяева Диана.

Кадрларда бәрелешү нәтиҗәсендә барлык автомобильләргә дә җитди зыян килүе күренә, ә «Нива» түбәсенә әйләнеп капланган. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.


 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп