Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Аюдан качарга маташкан ир-атларның берсе һәлак булган, икенчесе имгәнгән

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Байкалда 2 турист аюга очрый. Алар ерткычтан качарга маташа. Шул чакта кыядан егылып төшәләр. Берсе һәлак була. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсенә Байкал яры буенда бер турист һәлак булуы, икенчесе имгәнү турында хәбәр иттеләр», – диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, 2 ир-ат Чивыркуйский култыгы ярында ерактагы бухтада ял итә. Бирегә алар көймәдә килә.

Туристлар яши торган урынга урманнан аю чыга. Ир-атлар ерткычтан качарга тырышканда, кыядан егылып төшәләр. Берсе шунда ук үлә, икенчесе төрле травмалар ала.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аю