Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Авариядә 13 яшьлек кыз һәлак булган

Беренчел мәгълүматлар буенча, Opel Zafira автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан.

Менделеевск районында авариядә 13 яшьлек кыз һәлак булган.

Бүген Менделеевск районында М-7 «Волга» трассасында авария булган. Аның нәтиҗәсендә Бәзәкә юлының 21нче километрында 13 яшьлек кыз һәлак булган, дип яза «Челнинские известия» сайты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Opel Zafira автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан. Анда Лада автомобиленә килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 13 яшьлек чит ил машинасы пассажиры урында ук вафат була. Ике машинаның да йөртүчеләрен, шулай ук Лада пассажирын төрле җәрәхәтләр белән Чаллыга алып киләләр. Вакыйга урынына Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров килгән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү оештырылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев