ЮХИДИ хәбәр итә
Авариядә ике бала һәм ике зур кеше зыян күргән (видео)
Казан - Малмыж трассасының 30нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр зыян күрүе турында хәбәр килеп ирешкән.
Аерым алганда, Казан - Малмыж трассасының 30нчы чакрымында "Лада Приора" белән "КИА" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, дүрт кеше зыян күргән, аларның икесе - балигълык яшенә җитмәгән ир бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырган, соңгысы җәрәхәт алганнарны Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә илткән.
tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев