Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бала гомере бәһасез

Ленин урамы 147б номерлы йорт каршында «Лада Приора» һәм 15 яшьлек велосипедчы бала катнашында юл һәлакәте теркәлде

Балаларны, бигрәк тә җәйге каникул чорында, күз карасыдай саклау зарури. Чөнки елның бу фасылын алар көтеп ала һәм күп вакытларын урамда үткәрә, бу вакытта аларга олылар тарафыннан игътибар, күзәтү дә җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен белү, үтәү һәм саклык чараларын күрү мөһим.

Җәйге каникул вакытында әти-әниләргә тагын бер кат иминлек кагыйдәләрен искәртү максатыннан, дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов белән сөйләшеп уздык.

– Рафил Равилевич, күптән түгел районыбызда яшь велосипедчы белән бәйле юл-транспорт һәлакәте булды. Шул хакта сөйләп узыгызчы?

– Районның тәрбия һәм белем бирү учакларында гел балалар һәм укучылар белән очрашып, аларга юлда йөрү кагыйдәләрен искәртеп торабыз. Шул ук вакытта велосипедта ничә яшьтән йөрергә яраганлыгын һәм нинди таләпләр үтәлергә тиешлеген дә. Шуңа да карамастан, җәй җитү белән велосипедта йөрүче балалар урамнарда күбәя. 24 май көнне Ленин урамы 147б номерлы йорт каршында «Лада Приора» һәм 15 яшьлек велосипедчы бала катнашында юл һәлакәте теркәлде. Велосипедчы җәяүле кичүен чыкканда велосипедтан төшмичә генә хәрәкәт итә һәм машина шоферы аңа юл бирмичә, бәрдерә. Нәтиҗәдә велосипедчы төрле тән җәрәхәтләре белән Арча хастаханәсенә озатылды. Искәртәсем килә, җәяүле кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедыннан төшеп кенә чыга ала. Велосипедта йөргәндә балаларга гына түгел, олыларга да саклану чараларын күрергә, махсус шлем, тезгә саклавычлар кияргә киңәш итәбез. Шулай ук самокатлар белән дә олы юлларга чыгарга рөхсәт ителми.

Таныклыгы булмаган килеш машина, мотоцикл йөртү очрак-лары булу да борчый. Әти-әни баласын тезләренә утыртып та йөри, балигъ булмаган балага машина рулен тапшыра. Кайбер балалар әйтмичә дә машина ачкычын алып чыгып китә, районыбызда андый очраклар да булды инде. Бу хәлләр аяныч төгәлләнергә мөмкин.

erid: 2Vtzqwgny8L

Шул ук вакытта еш кына балаларның пассажир ролендә зыян күрүләрен дә танырга кирәк. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23нче маддәсенең 3нче бүлеге буенча баланы машинада тиешенчә утыртып йөртмәгән өчен 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Кагыйдә буенча 7 яшькә кадәр баланы бары махсус креслода гына йөртергә ярый. 12 яшь тулганнан соң бала олылар кебек үк куркынычсызлык каешларын эләктерергә бурычлы. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны 12 яшькә кадәр махсус креслода утыртып йөрергә киңәш итә. Баланың гомере бәһасез. Аның өчен әти-әнисе җаваплы икәнне онытмасак иде.

Әле тагын шуңа да игътибарны юнәтәсем килә, юлда йөрү кагыйдәләренең 4.1нче пунк-ты нигезендә караңгы вакытта, юл начар күренгәндә, юлга чыкканда яктылык кайтаручы элементлар йөртергә кирәк. Ә торак пукттан читтә булганда, олы юлда алар мәҗбүри. Яктылык кайтаручы элемент булмаган өчен 500 сум штраф каралган. Бу элементлар: беләзек, тасма, төрле ябыштыра торган әйберләр юл һәлакәтләрен 6,5 тапкырга киметергә ярдәм итә. Караңгыда машина фарасында кеше 50 метрдан күренсә, яктылык кайтаручы элемент булганда 200 метрдан үк абайлана.

– Рафил Равилевич, киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш – Зәлия Фәйзрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9