Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балаларны конкурска дәшәбез!

Яшь татарстанлылар, шул исәптән райондашларыбыз да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча иҗади конкурста катнаша алалар.

Статистика күрсәткәнчә, балалар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган категориясе. Ел саен Россия юлларында 22 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте була, аларда 16 яшькә кадәрге 24 меңгә якын бала һәм яшүсмер үлә һәм яралана.
Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән балаларга ярдәм итүче «Наташа Едыкина» исемендәге хәйрия фонды тарафыннан «Светофор фәне» IV Бөтенроссия декоратив-гамәли сәнгать конкурсы игълан ителде. Конкурс җәйге чорда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән һәм Халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре көненә багышланган. Конкурста катнашу өчен 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Иҗади эшләр конкурсантларның педагоглары, әти-әниләре яки бертуганнары белән бергә башкарыла ала. Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм иҗади эшләр 19 августка кадәр, konkurs@fond-edykina.ru электрон адресы буенча кабул ителәчәк.
Конкурс турында күбрәк мәгълүматны түбәндәге чыганак буенча таба аласыз: http://www.fond-edykina.ru/index.php?option=com_conte..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев