Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта булган аяныч һәлакәт турында тулырак ... (фото)

9 июль көнне, 20.20 сәгатьтә, бистәдәге сөт-май комбинаты каршында юл-транспорт һәлакәте була.

Рәсми чыганаклар белдерүенчә 24 яшьлек "Гранта" машинасы шоферы, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламау - машинаны кирәгеннән артык куу сәбәпле, идарәне югалта һәм дамба астына тәшеп каплана.
Нәтиҗәдә, шофер кеше авыр тән җәрәхәтләре ала, ә салондагы пассажир ханымның көчле имгәнүдән гомере өзелә, ул хастаханәнең реанимация бүлегендә үлә. Һәлакәткә юлыгучылар үзебезнең район кешеләре, мәрхүмә Пор-Көтәш авылыныкы, Урта Көшкәттә фельдшер булып эшләгән. Гомерен саклап калам, дип хастаханәгә авыру илткән авыл фельдшерының кайтышлый юл һәлакәтендә мәрхүм булуы бик аяныч, август аенда аңа 51 яшь туласы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250