Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Автобабай-2024» район конкурсы узачак

Конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала.

«Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге һәм Балтач ДОСААФы 17 сентябрь көнне «Автобабай-2024» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә. 

Конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала. Машина үз исемнәрендә булуы шарт!

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 17 сентябрь көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары булуы шарт.

Конкурс 17 сентябрь көнне сәгать 9.00дә ДОСААФта башланачак.

Лилия Һадиева

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Автобабай"