Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Автобабай» конкурсы үтте. Җиңүче кем? (+фото)

Катнашучылар иң элек Балтач ДОСААФында юл кагыйдәләреннән белемнәрен күрсәтеп, билетлар чиштеләр.

Район ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Балтач ДОСААФы тарафыннан бүген «Автобабай-2024» конкурсы үтте.

Катнашучылар иң элек Балтач ДОСААФында юл кагыйдәләреннән белемнәрен күрсәтеп, билетлар чиштеләр. Аннан соң үз машиналарында йөрү осталыкларын күрсәттеләр.

Гүзәл затлар арасыннан үзе генә катнашучы Гөлзада апа Хөснетдинова ел саен әлеге бәйгенең йөзек кашы булып тора. Ә инде җиңүче исемен яулау өчен биш ир-ат үзара ярышты.

Ничә еллар Балтач ДОСААФында яшь шоферларга машина йөртү серләрен өйрәткән Рәис абый быелгы бәйгедә кабат җиңү яулап, соңгы елларның абсолют җиңүчесе булып танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Рамазан Фәрзиев һәм Фирдинант Гыйлемҗанов бүлеште. 

Барлык катнашучыларга да конкурсны оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылып, иң изге теләкләр юлланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Автобабай"