Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Автоледи-2023» узачак

Конкурс ике өлештән тора.

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, дәүләт автоинспекциясенең Балтач бүлекчәсе һәм Балтач автомобиль мәктәбе тарафыннан 14 июль көнне сәгать 9.00дә «Автоледи-2023» район конкурсы үткәреләчәк.

Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә катнашучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Ә инде конкурста җиңүгә ирешкән гүзәл затыбыз республика ярышында район данын яклап чыгыш ясау мөмкинлеге алачак.

Районыбызда яшәүче һәрбер гүзәл затны әлеге бәйгедә катнашырга чакырып калабыз. Конкурста катнашу өчен 89179266197 телефоны аша шалтыратып язылырга була. 14 июль көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары, үз исемендәге яки генераль рөхсәте булган машинаң булуы шарт.

Конкурста катнашучыларны 14 июль көнне сәгать 9.00дә ДОСААФ бинасында көтеп калабыз.

Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев