Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта исерек шоферның машинасы махсус саклау урынына озатылды (фото)

ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.

Бүген,  23 декабрь көнне, Балтач бистәсенең Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен даими бозучыларны, юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне кисәтү максатыннан “Тоннель” операциясе үткәрелде.  

Операция барышында 58 транспорт чарасы тикшерелде, 12 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелде. Исерек килеш транспорт чарасын йөрткән бер кешегә, куркынычсызлык каешы такмаган ике райондашыбызга, укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүче ике кешегә, иминият полисына язылмаган ике кешегә,  документлары үзе белән булмаган өч райондашыбызга, техосмотр үтмәгән килеш машина белән  идарә иткән бер кешегә, транспорт чарасын эксплуатацияләүне тыярлык төзексезлекләр булган килеш бер йөртүчегә беркетмәләр төзелде.

Исерек шоферның машинасы махсус саклау урынына озатылды. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп  йөрергә чакыра.

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тоннель” операциясе