Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта көзге каникуллар башлана

29 октябрьдән балаларнын көзге каникуллары башлана.

Безнең белешмә: агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 331 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган, 370 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балтач районында агымдагы ел башыннан балалар катнашындагы һәлакәтләрдә 2 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар булган. 1 бала авариядә пассажир буларак катнашса, икенчесе җәяүле һәм үзе гаепле.

 

29 октябрьдән балаларнын көзге каникуллары башлана. Район ЮХИДИ бүлеге бу чорда барлык әти-әниләрнең тагын да игътибарлырак булуларын сорый. Балалар өлкәннәрдән башка юлда йөргәндә юл кагыйдәләрен дә онытмаска, транспорт хәрәкәт итә торган юллар янында уйнамаска да тиешләр.

Көн саен республика юлларында йөзләгән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә, аларда балалар да зыян күрә. Бары тик җәяүлеләр дә, шоферлар да кагыйдәләрне үтәгәндә генә, якыннарыбыз фаҗигаләргә юлыкмас дип ышанып була. Шуңа да балаларның каникуллары тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен өчен барыбыз да игътибарлы булсак иде.

Лилия Һадиева

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев