Һәрберебезне өйдә якыннарыбыз көтә
2023 елдан газетабыз битләрендә яңа проект – «Юл – чакрымнар йомгагы» басыла башлады. Әлеге проект кысаларында без юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталып, шоферларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, укучыларыбызны борчыган проб-лемаларга чишелешләр эзлибез.
Республика югарылыгында эшли торган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең Балтач районындагы җитәкчесе булып район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов тора, бүген без шушы комиссия эшчәнлеге, аның максатлары турында сөйләшеп узарбыз.
– Айдар Фоатович, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе эшчәнлеге хакында тулырак сөйләп узыгызчы?
– Безнең комиссиянең нигезләмәсе һәм составы бар. Ул даими эшләүче, аның башында мин – район башкарма комитеты җитәкчесе торам. Четерекле сораулар булганда район башлыгы Рамил Рашитович үзе дә киңәшмәләрдә катнаша. Нигезләмә нигезендә кварталга бер тапкыр бу комиссиянең утырышы узарга тиеш. Ләкин юл һәлакәтләре артып киткәндә, кешеләрдән ниндидер мөрәҗәгатьләр булганда, без инде комиссия белән җыелып, яңадан киңәшләшү мөмкинлеген карыйбыз. Комиссия гадәттән тыш утырышын авария нәтиҗәсендә, һәлак булучылар булса уздыра. Бер атна эчендә җыелып, шушы юл һәлакәтенә сәбәпче булган кимчелекләрне барлап, аны бетерү өстендә үзебезгә йөкләмә алып, бурычлар куела.
Нәрсә өчен бу юл-транспорт һәлакәте булган, нәрсә сәбәпче? Дөрес, күпчелек очракта һәлакәтләр шоферларның игътибарсызлыгы, ашыгуы аркасында килеп чыга, кайбер очракларда инде юлларда яктылык җитәрлек булмау, юл билгеләренең тиешле дәрәҗәдә булмавы һәм башка сәбәпләр дә авария сәбәпчесе булып торырга мөмкин. Шуларны ачыклап инде без карар кабул итәбез. Комиссиянең беркетмәсендә үк эшләнәсе эшләрнең срогы да куела, шулай ук кем эшләячәге һәм нинди финанслар хисабына икәне дә билгеләнә.
Безнең комиссия составына килгәндә анда төрле өлкә белгечләре җыелган, алар безнең һәрбер киңәшмәдә катнашалар һәм аларда төп мәсьәләләр карала – юлларга хезмәт күрсәтү тиешенчә эшләнәме, кайда, нинди ремонт эшләре башкарыла, нинди өстәмәләр эшләнеләячәк һәм әле тагын нәрсәләр эшләргә кирәк. Шулай ук һәлак булучы яки җәрәхәтләнүче белән булган авария урыны кайсы җирлеккә карый, шул җирлек башлыгын чакырып, бу җирлек юлларында нинди кимчелекләр барлыгын тәгаенлибез.
Шушы комиссиянең һәм рес-публика тарафыннан да куелган таләп нигезендә, һәлак булучылар яки кешенең сәламәтлегенә зыян килү очраклары бар икән, бу авария урынына комиссия җитәкчесе үзе яки аның урынбасары чыгарга, урындагы ситуацияне контрольгә алып, ул обстановканы үз күзе белән карап кайтырга тиеш. Мин инде күпчелек очракта үзем чыгарга тырышам.
Комиссия гадәти шартларда үткәндә дә балаларны йөртүче автобуслар һәм аларга җаваплы оешма җитәкчесе белән инженерының чыгышын тыңлыйбыз. Бүгенге көндә алар бөтен таләпләрне дә үтәп бетерәләрме, нинди проблемалары бар.
Ел ахырында һәм ел башында программага керәсе объектларны карап чыгабыз, беренче чиратта кирәк булганнарын сөйләшәбез. Аларда район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов, мәктәп автобусларына җаваплы ХЭС оешмасы җитәкчесе яки баш инженеры чыгышлар ясый. Шулай ук бу комиссиядә безнең авыллар арасында йөри торган Норма-Лызи маршруты эшчәнлеге дә гел тикшерелеп тора. Әлеге автобуслар авылларга барып җитәләрме, кеше йөриме, проб-лемалар юкмы кебек сораулар ачыклана. Әлеге комиссия эшчәнлегендә карала торган төп мәсьәләләр шушылар.
– 2022 елда булган җитди аварияләрдән соң быелгы планга кергән эшләр белән таныштырып китегезче?
– 2022 елга килсәк, үлем очраклары һәм тән җәрәхәтләре белән бәйле 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда биш кешенең гомере өзелде, шуның өчесе җәяүлеләр иде. Шундый аварияләрнең берсе Карадуган авылында булды. Әлеге авариянең сәбәпләрен анализлап караганнан соң, урамда электр яктырткычлары җитми дигән карарга килдек. Сүз дә юк, ул борылышлы урында булган хәл һәм ул борылышны бетерә алмыйбыз. Анда артык кызу да килеп булмый, ләкин яктылык җитмәү нәтиҗәсендә кеше күренеп бетми, шоферга күз күреме дә начар булган, дигән фикергә килеп, өстәмә утлар куйдырырга булдык. Аны дәүләт программасына кертеп, Карадуган авылының бер башыннан икенче башына хәтле дәүләтнең юлларны яктырту программасы кысаларында, быел утлар тулысынча алыштырылып, яңалары куелачак. Норма җирлегендә дә җәяүле катнашында һәлакәт булды бит. Ул бүгенге көндә мәктәп укучылары да, балалар бакчасы сабыйлары да, Норма көллияте укучылары йөри торган да юл булып тора. Анда тротуар да, юлларны яктырту да кирәк. Бу юллар безнең «Главдортранс» балансында. Без аларга мөрәҗәгать иттек, бүгенге көндә ике арада шушы мәсьәләне чишү юллары карала.
– Айдар Фоатович, быел район халкы еш кына юллардагы колея, бозлавыктан зарлана. Мондый төр мәсьәләләрне чишү ничегрәк тора?
– Юлларның торышы буенча комиссия әгъзалары белән килешү бар, кем кайда гына чыкса да, әгәр дә юлда ниндидер җитешсезлекне күрә икән, фотога төшереп алып, юлга җаваплы оешманың җитәкчесенә яки баш инженерына җибәрә. Сез әйтеп үткән халык мөрәҗәгатьләре безгә дә килә, үзебез дә юлларда йөргәндә колеялы җир күрәбез икән, мондый урамнарга грейдер кертеп, рәтләтәбез. Әгәр тагын андый урамнар бар икән, хәбәр итсеннәр. Шулай да шул урынга барып карамыйча гына хәл итеп булмый, чөнки кайбер кеше кечкенә генә колеяны да зур итеп кабул итә. Кыш көне кар яумыйча тормый. Юлны чистартканга караганда, карны түгү кыйммәткәрәк чыга.
– Авария урыннарына үзем чыгам, дип әйтеп уздыгыз. Андый коточкыч хәлләрне үз күзләрең белән күрү нинди хисләр уята?
– Юл һәлакәте урынына барганнан соң чыннан да бик авыр тойгылар кичерәсең. Һәлак булган кешене күргәннән соң иң беренче чиратта уйланасың, бу кеше бит әле яши алган булыр иде, дип. Андагы машиналарны, канны күргәннән соң йөрәк кысыла. Әлеге кешеләрнең туганнарына бик авыр булуны да аңлыйсың, бу кайгыны әти-әнисе, балалары, тормыш иптәше, туганнары ничек күтәрер, дип борчыласың. Аннан икенче сорау туа, бездән нәрсә торды икән бу очрак булмасын өчен дигән, нинди сәбәпләр аркасында килеп чыкты икән ул... Үз башыннан үткән кеше генә ул кайгының чын авырлыгын аңлый торгандыр. Ә инде мондый кайгы белән очрашмаган кешеләргә киләчәктә дә очрашырга язмасын һәм иң мөһиме андый һәлакәтләргә юлыкмас өчен шоферларга тизлекне арттырмаска, тиешле булмаган җирләрдә каршы як полосага чыгып, машиналарны узмаска киңәш итәр идем. Юлда йөрүчеләр – шоферлар да, җәяүлеләр дә бер-берсен хөрмәт итсеннәр, ашыкмасыннар иде. Һәрберебезне өйдә якыннарыбыз көтә, шуны онытмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев