Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Илле дүрт райондашыбыз рульгә эчкән баштан утыра

Исерек килеш машина йөртүче хатын-кыз да бар

Инде күпме аңлату-пропаганда эшләре алып барыла, өйдәгеләр әйтә, хөкүмәт штрафын да аз салмый, тик һаман да руль артына спиртлы эчемлек кулланган килеш утыручылар саны кимеми. Хәер, бәйрәмнәре дә күп инде аның, тик чама хисен онытмыйча, үзең, якыннарың һәм юлдагылар турында уйлау әллә җитми, әллә инде ваемсызлык бәласе. Эчкән баштан ялгыш кеше бәрдерсәң, юл кагыйдәләрен бозсаң, күпме кешегә җан ярасы ясала бит. «Мин җайлап кына йөрим», дигән сүз ул үз-үзеңне алдау белән бер. Ел башыннан бу көнгә районыбызда руль артына исерек килеш утырган 54 шофер теркәлгән. Август аенда гына 12 исереккә беркетмә төзелгән. Шуның берсе – хатын-кыз, калганнары ир-ат. Ә берсе инде икенче тапкыр эләккән. Гомер бер генә бирелә, руль артындагы кешесе дә алтын бәһасенә тиң булырга мөмкин, әмма кешелекнең күркәм сыйфатларын эчүчелек белән ямьсезләмәсәк иде, якынннар, балалар, аларның киләчәге турында даими уйлансак иде. Судка керер алдыннан да, судтан чыккач та күпме уй эчендә йөзә аларның күңелләре, берсенең таныклыкны алдылар, инде хәзер балаларны бакчага ничек йөртергә, дип борчылуы әле дә күз алдында.

Май аенда, төнлә, Казан-Малмыж-Шәмәрдән юлында полиция хезмәткәрләре «Лада» машинасын туктата. 1980 елгы гржданин, үзе эчкән, үзе руль артына утырган. Тикшерүләр буенча, шоферның алкоголь кулланганлыгы ачыклана, РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ эш төзелә. Тәртип бозучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салу, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. (Исерек шофер утырган машинаны туктаткан мизгел Балтач районы Юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең социаль челтәрләренә куелган.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев