Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җиңел автомобиль юл читенә төшкән, пассажиры дәваханәдә

Юл фаҗигасендә шофер төрле тән җәрәхәтләре ала, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә җибәрелә.

Юл фаҗигасе 10 майда сәгать 20.00дә Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш автоюлының 7 чакрым+777 метрында килеп чыга. Бу хакта районнын ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. 

Якынча фаразлар буенча, «ВАЗ-21103» автомобиленең 24 яшьлек шоферы Кукмара ягыннан Зур Сәрдек авылы ягына таба хәрәкәт иткәндә руль белән идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. 

Юл фаҗигасендә шофер төрле тән җәрәхәтләре ала, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә җибәрелә. Алгы пассажир урынында 17 яшьлек кыз була. Аны ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында Кукмара районы үзәк дәваханәсенә алып китәләр.

фото: районнын ЮХИДИ бүлеге

Хезмәт даны 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев