Инспекторның кулын тәрәзәгә кыстырып, берничә метр «сөйрәп» барган шоферны тоткарлаганнар
Кагыйдә бозган машина йөртүче авария булган урыннан качып киткән. Шәһәрдә «Перехват» планы игълан ителгән иде.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казанда ЮХИДИ инспекторының кулын тәрәзәгә кыстырып, берничә метр «сөйрәп» барган шоферны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Восстание урамында «Шевроле» автомобиле шоферы, документларын тикшергән вакытта ЮХИДИ инспекторының кулын тәрәзәгә кыстырып, аны берничә метр «сөйрәп» барган һәм икенче машинага килеп бәрелгән.
Кагыйдә бозган машина йөртүче авария булган урыннан качып киткән. Шәһәрдә «Перехват» планы игълан ителгән.
Зыян күргән полицейскийны хастаханәгә озатканнар.
Фото: очевидцы, кадр из видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев