Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Исерек шоферлар, юлдан кызык эзләмәгез!

Бүген Балтач районы буенча 1нче номерлы суд участогында чираттагы исерек шоферның эше каралды

15 гыйнвар көнне бистәнең Нариман урамында район ЮХИДИ бүлеге инспекторы «Лада Калина» машинасын туктата. Шофер белән аралашкан арада ЮХИДИ инспекторы аннан алкоголь исе килүен сизеп ала. Инспектор әлеге шоферны алкотестер ярдәмендә тикшерә һәм аның чыннан да алкоголь куллануы ачыклана. Ләкин шофер моның белән килешми һәм район үзәк хастаханәсенә барып, анализ аша тикшертүне таләп итә. Әлеге анализлар да аның аек булмавын дәлилли. Бу вакыйгадан соң ай ярым вакыт үткән һәм бүген райондашыбыз суд каршына басты, аңа 30 мең сум штраф түләргә һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә диелгән карар чыгарылды. Әлеге шофер үз гаебен тулысынча тануын һәм суд карары белән ризалашуын әйтте.
P.S. Суд башлануын шофер белән бергә көтәргә туры килде. Аның борчылуын да күрдем, балигъ булмаган бер баласы барлыгын да белдем. Хәзер ул 30 мең сум штраф түләргә тиеш булачак, ягъни гаилә бюджетыннан шушы акча тотылачак. Мондый шоферлар хакында да кызыктан язмыйбыз. Алар алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырганчы, барын да уйласыннар иде. Ярар, бу очракта аны ЮХИДИ инспекторы туктаткан һәм аның юлы шунда тәмамланган. Ә шушы шоферның җавапсызлыгы аркасында берәр кеше гомере өзелсә яки бик көчле җәрәхәтләнсә??? Хөрмәтле райондашлар, машинада йөрү кагыйдәләрен онытмасак, алкоголь куллангач юлларга кызык эзләп чыгып китмәсәк иде. Бер “тотылмасагыз” икенчесеннән калырмын, суд каршына басмам дигән ышанычыгызны киметегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев