Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юлларда бер-бер артлы фаҗига. Сак булыгыз! (фото)

Каты бәрелешүдән соң, беренче автомобиль юл кырыена төшеп киткән, икенчесе юлда аркылы борылган.

Татарстанның Яңа Чишмә районында кичә 16.30 сәгать тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләгәнчә, юлда Ford һәм Renault автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Каты бәрелешүдән соң, беренче автомобиль юл кырыена төшеп киткән, икенчесе юлда аркылы борылган.  

«Ford йөртүчесе имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. Моннан тыш, өч зыян күрүче — ике хатын-кызны һәм бер яшүсмер кыз баланы хастаханәгә алып киткәннәр», - ди һәлакәт шаһитлары.  

Шулай ук Чаллы шәһәре тирәсендә кичә төнлә булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган.  

«Лада» автомобиле йөртүчесе юл кырыена төшеп киткән, машина агачка бәрелгән һәм түбәсенә әйләнеп капланган. Бәрелгәннән соң, ир-ат салоннан «чыгып очкан».  

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат иминлек каешын эләктермәгән булган.  

«Юл-транспорт һәлакәтендә машина белән идарә итүче 24 яшьлек егет шунда ук үлгән. 23 яшьлек пассажирның башы имгәнгән, умыртка баганасы һәм аяклары сынган, ул хастаханәгә китерелгән», - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев