Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Каенкай» балалары юлларда сак йөрергә чакырды (фото)

Чараның төп максаты — балалар һәм аларның әти-әниләре арасында яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру, юл кагыйдәләрен саклап йөрергә кирәклекне тагын бер кат исләренә төшерү иде.

Соңгы арада республика юлларында җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күбәеп китте. Бу, иң беренче чиратта, шофер яки җәяүле тарафыннан юл кагыйдәләрен үтәмәүгә дә бәйле, шул ук вакытта тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементларның булмавы да зур роль уйный. Шушы вәзгыять кискенләшү сәбәпле бүген бистәнең «Каенкай» балалар бакчасы янында «Күренеп тор!» акциясе үткәрелде.

Бакчаның мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр, ЮХИДИ хезмәткәре Рәниф Галимбеков, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева катнашында җәяүлеләр һәм шоферлар өчен үткәрелгән әлеге чараның төп максаты — балалар һәм аларның әти-әниләре арасында яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру, юл кагыйдәләрен саклап йөрергә кирәклекне тагын бер кат исләренә төшерү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев