Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Күршеләрдә өч яшүсмерне поезд бәргән

Зыян күрүчеләрне республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

1 июнь көнне Арча районында, төгәлрәге Чүриле авылы янындагы тимер юл кичүендә ике яшүсмер мотоциклда, юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, поездга килеп бәрелә.

Семафор уты, тимер юл кичүен чыгарга ярамаганлыгын кисәтеп сигнал бирсә дә, яшүсмерләр моңа игътибар итми. Кызганыч, ике мотоцикл  йөртүче дә, 14 яшьлек тагын бер пассажир үсмер төрле тән җәрәхәтләре ала. Аларны кичә Казан шәһәрендәге Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Һәләкәтнең сәбәпләре ачыклана.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев