Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов халыкка мөрәҗәгать итә

Бер генә мәлгә уйлансын иде алар, ә минем баламның яки туганымның гомерен өзсә шундый кеше, дип...

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов халыкка мөрәҗәгать итә.

Җитәкче буларак минем халыкка шундый мөрәҗәгать белән чыгасым килә. Без беркетмә төзибез икән, халык аны тискәре яктан гына кабул итә. Профилактика чарасы буларак барганын аңламый. Быел гына без мотоцикл белән идарә итүче күпме баланы тоттык, алар исәпкә куелды, әти-әниләренә штраф салынды. Әти-әни бу очракта безне начар итеп күрә инде, ә шуның аркасында балабыз исән калды бит әле дигән уй аларга килми. 

Шушы профилактик чаралар нәтиҗәсендә күпме кешеләрнең гомерләрен саклап калуыбызны бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Тагын шуны әйтәсем килә ватсапта хәзер безнең кайда эшләгәнне хәбәр итеп торучы төркемнәр бик күп. Без юлларда исерек шоферлар йөрмәсен, кемнеңдер баласының, якынының гомерен өзмәсен дип тырышабыз, ә шушы төркемдә хәбәр итеп торучылар андый шоферларга үзләре үк рәхәтләнеп йөрергә юл ача. Бер генә мәлгә уйлансын иде алар, ә минем баламның яки туганымның гомерен өзсә шундый кеше, дип...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев