Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Рәис Зыятдинов «Автобабай» исемен горур йөртә

Өлкәннәр декадасы уңаеннан ел саен районыбызда «Автобабай» бәйгесе оештырылып килә.

Әлеге конкурсларның шартлары бик кырыс булмаса да, саллы бүләкләр белән сөендерсәләр дә, биредә катнашырга теләүчеләр бик күп булмый. Нигә дигән сорау да туа. Юкса, кеше күбрәк булган саен көндәшлек арта һәм ярышу күңеллерәк була, икенчедән мондый чаралар юл-транспорт һәлакәтләрен киметергә ярдәм итә. Чөнки бәйгегә килүчеләр тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерәләр, машина йөртү күнекмәләрен дә ныгыталар.

Район ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлеге һәм ДОСААФ белән берлектә үткәргән конкурс ДОСААФ базасында башланып китте. Бирелгән вакыт эчендә һәрбер катнашучы сорау-ларга тырышып җавап бирделәр. Конкурсның икенче өлеше сөт-май комбинаты янындагы махсус мәйданчыкта узды. Биредә инде машинада йөрү осталыкларын күрсәттеләр, чиста да, тиз дә эшләргә кирәк иде. Чөнки вакытлары билгеләнеп барылды. Рәис абый Зыятдинов соңгы җиде-сигез елда «Автобабай» исемен горур йөртүче шофер булып тора. Менә быел да ул иң беренче булып машинада йөрү осталыгын күрсәтте. Бер генә хата да ясамыйча, ул быел да җиңүче булып танылды. Балтач ДОСААФында озак еллар яшь шоферларның инструкторы булып юкка гына эшләмәвен һәм үзенә тиңнәр булмавын тагын бер кат раслады ул. Икенче урынны Рамазан Фәрзиев яулады, ә өченче урында Фердинанд Гыйлемҗанов булды.

Катнашучылар арасында бердәнбер гүзәл зат та бар иде, ул — Гөлзада Хөснетдинова. Гөлзада ападан үрнәк алып киләсе елларда тагын да күбрәк өлкән яшьтәге автоледиларыбыз әлеге чарада катнашырга тәвәккәлләсеннәр иде.

Барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте иминлеге оешмасы истәлек бүләкләре тапшырып, уңышлары белән ихластан котлады. Без дә үз чиратыбызда барлык конкурсантларны тырышлыклары, уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә юлларда исән-имин йөрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев